Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Алдакчылар үзләрен банк хезмәткәре дип таныштыра

Банк карталары белән мошенниклык операцияләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы бүлеге тарафыннан еш теркәлә.

Шуларның чираттагысы Аксубайда яшәүче кызга  карата булган һәм ул 2990 сум акчасыннан  мәхрүм калган

Россия МВДның Аксубай районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе Язилә Гафиятуллина аңлатканча,  зыян күрүче кешенең телефон номерына  смс-хәбәр килгән,  хәбәрдә  карта буенча барлык операцияләрнең блокировкалануы турында әйтелгән була. Шул ук вакытта  белешмәләр өчен   телефон номеры да күрсәтелгән була.

Каушап калган кыз шунда ук билгеләнгән номер буенча шалтыраткан, ачык ир-ат тавышы банк хезмәткәре булуын һәм проблеманы хәл итүгә бәйле  булуын хәбәр иткән. Зыян күрүче аңа карта номерын да, аның гамәлдә булу срогын да, картаның икенче ягындагы  өч  санны да хәбәр иткән.

Телефон сөйләшүен өзмичә генә, смс – хәбәр белән  килгән парольне дә хәбәр итә, бары тик банктан акча суммасын алу турында тагын бер хәбәр килгәч кенә алдакчылар кулына эләгүен аңлый.

- Теләсә кайсы банк үзенең билгеләнгән номерларыннан гына хәбәр җибәрә, һәр банкның банк буенча тулы мәгълүмате булган үз сайты бар. Шикле хәбәрләр алган вакытта мәгълүматне ачыклау  өчен банкка шалтыратырга кирәк. Хәтта банк хезмәткәрләренә дә карта буенча шәхси мәгълүматларны хәбәр итәргә ярамый, – дип искәртә тикшерүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев