Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аларны шәфкать туташлары дип атыйлар

12 майда иң гуманлы һөнәр ияләре – шәфкать туташлары көне билгеләп үтелә.

Нигә 12 майда дисезме? Чөнки бу көнне 1820 елда Англиядә халыкара шәфкать туташлары эшенә нигез салган Флоренс Найтингейл туган. Аның эшен үз илендә бик югары бәяләгәннәр. Флоренс аеруча Крым сугышы чорында үзен күрсәткән, яралылар арасында үлемне киметү максатыннан ул алар артыннан карауны оештырган, мунчалар, кухнялар оештырган. Мондый караш авыруларның тизрәк терелүенә китергән һәм алар кабат яуга кергәннәр.

Шәфкать туташлары дарулар белән генә түгел, җылы сүз, якты карашлары белән дә дәвалыйлар.

– Һөнәри көн уңаеннан, район үзәк хастаханәсе структур бүлекчәләренең баш шәфкать туташлары эшенә бераз тукталасым килә, – ди баш шәфкать туташы Марина Власова. – Аларның эше сизелми дә кебек, әмма структур бүлекчәләренең булуы бик мөһим. Бүлек мөдиренең турыдан-туры ярдәмчеләре буларак, алар урта, кече медицина персоналының, шулай ук санитар һәм хезмәт урыннарын җыештыручыларның эшләрен оештыралар һәм контрольдә тоталар.

Баш шәфкать туташлары эшчәнлегенең мөһим ягы – аңа буйсынган хезмәткәрләргә деонтологик тәрбия бирү (медицина этикасы) һәм коллективтагы үзара мөнәсәбәтне, пациентлар һәм аларның туганнары белән дә этик мораль нормаларны үтәүне тәэмин итү.

Марина Власова билгеләп үткәнчә, баш шәфкать туташына шәфкать туташларының, санитаркаларның, җыештыру чыларның эш стиле, пациентларга хезмәт күрсәтү культурасы, дәвалау учреждениесендә пациентлар өчен уңайлылык, чисталык булдыру бәйле. Тәҗрибә күрсәткәнчә, баш шәфкать туташы персонал белән оста җитәкчелек иткән җирдә тәртип хөкем сөрә, пациентлар һәм дәвалау оешмасы җитәкчесе ягыннан шелтәләр булмый, ә урта медицина персоналы деонтологик кагыйдәләрне үти, барлык диагностика һәм дәвалау билгеләнешләрен төгәл башкара.

Район хастаханәсенең баш шәфкать туташлары – үз эшләренең чын осталары. Аларның кайберләре 15 елга якын эш тәҗрибәсенә ия, шуның белән бергә яшь булсалар да уңышлы эшләүчеләр дә бар, аларга район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге зур өметләр баглый.

Марина Власова форсаттан файдаланып, хезмәттәшләрен чын күңелдән бәйрәм белән котлады:

– Барлык шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз! Сезнең тырышлык нәтиҗәсендә көн саен кемдер газаплардан, авырулардан арына, кемдер үзен яхшы хис итә башлый. Сезнең фидакарь хезмәтегез белән кешеләргә физик яктан савыктырырга гына түгел, ә тормышларының иң авыр минутларында рухлану, ярдәм итү, өмет чыганагы да булып торасыз. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, игелекле хезмәтегездә сабырлык һәм уңышлар, матди иминлек һәм пациентларыгызның рәхмәтен ишетүегезне телим!

Медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Стационар һәм поликлиникаларның эшчәнлеген алардан башка күз алдына да китереп булмый. Көн саен шәфкать туташлары операция, терапия, стоматология, кардиология һәм башка күп кенә бүлекләрдә пациентларның сәламәтлеген саклау хезмәтенә басалар.

Алар дарулар бирәләр, уколлар ясыйлар, анализлар алалар, пациентларны катлаулы операцияләргә әзерлиләр, үз карамагындагылар өчен борчылалар. Медицина учреждениеләрендә эшнең зур өлеше нәкъ менә шәфкать туташларыына туры килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев