Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

АЛАРНЫҢ ҺӨНӘРЕ – КОТКАРУЧЫ

Кичә Россиядә Коткаручылар көне билгеләп үттеләр. Янгынга каршы хезмәт – гадәттән тыш хәлләрдә район кешеләренең иминлеге системасында иң мөһим компонентларның берсе.

РУСЛАН ИБЛЯМИНОВ, АКСУБАЙ ЯНГЫН-КОТКАРУ ГАРНИЗОНЫ ҖИТӘКЧЕСЕ:

Россия МЧС ГУның Татарстан Республикасы буенча җитәкчелеге исеменнән коллективны һәм ветераннарны һөнәри бәйрәм – Коткаручылар көне белән тәбрик итәм. Сезнең һәркөнлек авыр хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, хезмәттә җаваплы һәм уяу булуыгыз, катлаулы минутларда күрсәтелгән ышанычлы һәм хәлиткеч гамәлләрегез кешеләрнең гомерен саклап кала. Сезгә ныклы исәнлек, гаилә иминлеге, чыдамлык һәм түземлек, оптимизм һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим.

Район янгын сүндерүчеләренең грамоталы һәм кыю гамәлләре нәтиҗәсендә күпме кешенең гомере, йөзләгән миллион сумлык матди байлык янгын телләреннән саклап калынды. Әмма янгыннар иң еш кабатланган һәм иң куркыныч техноген һәлакәт булып кала.

– Янгыннарны кисәтү, янгын сүндерү технологияләре нәтиҗәлелеген күтәрү безнең хезмәтнең мөһим бурычы булып тора. Янгын часте базасында «01–коткару хезмәте» – бердәм кизү-диспетчер хезмәте формированиесе (ЕДДС) эшли. Бердәм кизү-диспетчер хезмәтенең көйле эше куркынычлы шартларга һәм төрле төр вакыйгалар һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга ашыгыч йогынты ясау мөмкинлеге бирә. Янгын сүндерүчеләр – уникаль кешеләр, кагыйдә буларак, аларның күпчелеге берьюлы берничә белгечлеккә ия. Алар суда, җирдә, һавада бәла күргән кешеләргә ярдәмгә килергә әзер, – дип билгеләп үтте районның баш коткаручысы Руслан Ибляминов.

Аксубай янгын-коткару гарнизоны янгын сүндерүчеләре район кешеләрен яныгыннан саклау өчен хәвефле сигнал буенча чыгарга даими әзерлектә тора. Монда 3 берәмлек техника, кирәкле янгын-техник кораллар бар һәм 33 янгын сүндерүче хезмәт итә.

Коткаручылар эшчәнлегендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе – янгыннарны һәм янгыннарда кешеләрнең һәлак булуын кисәтү. Бу функцияләр күзәтчелек һәм профилактикалау эшләре бүлегенә йөкләнгән. Күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары үзләренең тырыш хезмәтләре белән дистәләгән янгынны булдырмый калды. 2019 елда район объектларында контрольләү буенча 125 чара үткәрелгән, 14737 торак йорт тикшерелгән.

Район кешеләренең иминлеген Аксубай янгын часте янгын сүндерүчеләре генә түгел, шулай ук 2009 елның гыйнваренда Татарстан Президенты Боерыгы белән оешкан Республиканың янгынга каршы хезмәтләре дә тәэмин итә. Бүген районда ТР Янгынга каршы хезмәтнең ике бүлеге – Яңа Ибрай һәм МЮД постлары янгын частеннән еракта урнашкан торак пунктларны янгыннан һәм башка гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча әзерлектә тора.

Әлбәттә инде боларның барысы артында да кешеләр тора. Янгын частеның һәм аерым постларның шәхси составы кешеләр иминлеге өчен фидакарь хезмәт куя, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән, табигать бәла-казаларыннан һәм янгыннардан саклау буенча үзләренә йөкләнгән бурычларны үти.

Торак пунктларда, икътисад объектларында янгын иминлеген тәэмин итү, янгыннарда кешеләр үлемен кисәтү буенча кулланылган чаралар нәтиҗәсендә алар 2019 елда күпъеллык янгыннар санын киметү тенденциясен саклап калуга ирештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев