Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аларның девизы: «Һәр иртәне – физкультурадан!»

    Аксубай ветераннары һәр иртәне спорт белән шөгыльләнүдән башлый.

    Аксубай ветераннарының җыелма командасы «Өченче яшь» республика спартакиадасыннан бер генә тапкыр да призлы урыннарсыз кайтмады, һәрвакыт иң яхшылар бишлегендә булды. Өченче, икенче, беренче урынарны алган чаклары да булды.

    Әлбәттә, беренче чиратта бу – алыштыргысыз тренер һәм инструктор Лидия Васильевна Горбунованың казанышы.

    – Команданың мондый нәтиҗәләренә гаҗәпләнәсе юк, – ди тренер. – Беренчедән, без сигезенче ел шөгыльләнә торган «Юность» спорт комплексында тренажерлар белән гимнастика залы, бадминтон, өстәл теннисы, волейбол мәйданчыгы безнең карамакка тәкъдим ителгән. Икенчедән, республикада район данын яклаучы командада безнең иң яхшы спортчыларыбыз чыгыш ясый. Соңгы берничә елда бу Ирина Телешева, Маргарита Золина, Александр Евграфов, Фәнис Низаев. Без хәтта пандемия чорында да спорт белән шөгыльләнүне туктатмадык. Физик культура безнең өчен коронавирустан саклау чарасына әверелде дип әйтергә дә була. Минем кул астындагы спортчыларның, ә алар кырыктан артык, бүген барысы да сәламәт яшәү рәвеше яклы. Әгәр башта аларның һәркайсының нинди дә булса яшькә бәйле авырулары булса, бүген алар – сәламәт, тормышны сөйгән һәм позитив кешеләр. Һәм бу минем өчен иң яхшы бүләк.

    –Без бүген физик камиллекне рухи яктан берләштереп яшибез, – дип сөйли Маргарита Золина. – Безнең тренерыбыз даими рәвештә туган як, тарихи урыннар буенча сәяхәтләр оештыра. Шулай итеп, без бу елларда Биләр, Болгар, Зөя, Раифада булдык.

    Сүз уңаенда, Физкультурачылар көнен ветераннарыбыз Кырым ярымутравына юлда каршы алачак.

    –Пенсиягә чыккач та үз потенциалымны тормышка ашыра алуым белән мин бәхетле, – дип дәвам итте Лидия Васильевна. – Чөнки спортсыз һәм бу өлкәдә белемнәрем белән уртаклашудан башка тормышның мәгънәсе юк.

    Үз вакытында, нәкъ менә 1998/99 уку елында, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы «Сәламәтлек» мәктәп программалары конкурсы игълан иткәннән соң, анда беренче урынга мәктәп директоры Михаил Пикмуллин белән берлектә директор урынбасары Лидия Горбунова эшләгән программа лаек булды. Һәм бу очраклы түгел. Ул вакытта Иске Ильдеряк урта мәктәбе өченче ел инде «Сәламәтлек» программасы буенча эшләгән була.

    Әйләнә-тирәдә барган вакыйгаларга игътибарлы булу – Лидия Горбунованың төп сыйфаты. Ул туган авылында да һәрвакыт җәмәгать эшләре белән кайный. Быел яз алар тормыш иптәше Георгий Васильевич белән бергә ачык һавада гимнастика залы да булган авыл үзәгендә җәмәгать киңлеген төзекләндерергә булыштылар. Ул авыл җирлегенең «Спорт – тормыш нормасы» милли проекты кысаларында откан грант акчасына төзелде.

    Ә бүген инструктор авыл пенсионерларына тренажерларны үзләштерергә ярдәм итә.

    Сүз уңаеннан, ветеран укытучы, «Сокол» футбол командасына нигез салучы Владислав Глазков кебек, хезмәт эшчәнлеген спорт белән бергә үреп алып барган укучылары белән горурлана.

    Һәрвакыттагыча, безнең арада: «Нәрсә, аңа барыннан да күбрәк кирәкме әллә? – дип тел шартлатучылар да табыла. Лидия Горбунова аларга: «Әгәр мин булмасам, кем?» – дип кенә җавап бирә.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: