Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Аларда – артистларның да, тамашачыларның да күңел чисталыг, гадилеге»

Нурлатлылар Аксубайда җавап концерты белән булдылар.

Күршеләр моңа кадәр  Нурлат районының Богдашкино авылында чыгыш ясаган искеүзилеләргә җавап концерты белән килделәр.

– Без бүген үзебез белән төрле жанрдагы утыз өч артист алып килдек, Солистлар да, конферансье да, хәтта скрипкада уйнаучыбыз да бар. Репертуарда – рус, чуаш, татар җырлары, – дип фикерләре белән бүлеште Нурлат шәһәре мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Гүзәл Сәмирханова. – Аксубайлылар Богдашкинога концерт белән килгәч, шундый кызык булды, без аларны туганнарыбыз кебек көтеп алдык...

Бу концертлар ничек кенә аталса да, аларда – артистларның да, тамашачыларның да күңел чисталыгы, гаделлеге, гадилеге. арада башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Шамил Яһудинның ышанычлы вәкиле Роза Чентаева катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

Алар искеүзилеләргә 8 сентябрьдә Татарстанда ТР Дәүләт Советына сайлаулар узуы, тавыш бирүләрдә катнашу һәр гражданинның бурычы хакында искәрттеләр. Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова кунакларны сәламләп, нурлатлылар һәм искеүзилеләр арасындагы зур дуслык Татарстанда моңа охшаш концертларны үткәрү идеясе пәйда булгач, өч ел элек барлыкка килде, дип билгеләп үтте. Нурлаттан иҗат концерты составында бу юлы Иске Үзи авылында туып үскән, кайчандыр авыл белән бәйләнеше булган кешеләр дә килде. Шулай итеп, концертны бу авылда туып үскән Антонина Артамонова ачты.

Авылның өлкән буын кешеләре ирле-хатынлы Ирина һәм Валентин Бурайкиннар белән очрашудан кагнәгать калдылар. Валентин Михайлович – бик күп китаплар авторы, ул концертта шуларның чираттагысын тәкъдир итте һәм концертны оештыручыларга, Иске Үзи китапханәсенә берничә китабын бүләк итте. Шагыйрь Иске Узи авылына беренче тапкыр берничә дистә ел элек Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң шул ук уку йорты күрсәтмәсе буенча килгән һәм биредә «Сөлчә» колхозында механик булып эшләгән.

– Бу минем икенче туган авылым кебек, минем икетуган апам бүген дә монда яши, халкы да кунакчыл, ачык күңелле, – дип билгеләп үтте Валентин Михайлович.

Хатыны шигырьләр укыгач, тамашачылар аның чыгышын алкышларга күмделәр. Гомумән, Иске Үзи авылы халкы алкышларга, чәчәк бәйләмнәренә саран булмады.

Тамашачылар концертны алып баручы Валентина Голубевага һәм конферансье Ваня Маликовка беренче минутлардан ук гашыйк булдылар. «Родник» һәм «Иленпи» чуаш халык ансамбльләре, башкаручылар Валентина Николаева, Ирина Краснова, Елена Шувалова Лилия Миникаева, Фәүзия Кәлимуллина, Ольга Савельева, апалы-сеңелле Волковалар треосы, «Хорошее настроение», Галина Долгова һәм Юрий Иванов дуэтлары һәм Гөлназ Гайнетдинова кулындагы скрипка авыл мәдәният учагы сәхнәсендә чын мәгънәдә бәйрәм мохиты тудырды, август кичендә бөтен авылга күтәренке рух бүләк итте. Ике гармунчы – Василий Абрамов (халык ансамбле) һәм рус һәм татар көйләреннән попури башкарган Сәмигулла Рәхмәтуллин бәйрәмгә ямь өстәделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев