Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Алар һәрнәрсәгә әзер

Мәдәният йорты алдындагы мәйданда Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге бүлекчәләренең гомумгарнизон разводы үткәрелде.

Тулы экипировкада тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре, полициянең участок вәкилләре, ЮХИДИ хезмәткәрләре разводка тезелеп бастылар. Бер рәткә тезелеп баскан полиция машиналары һәм полиция хезмәткәрләре үтеп баручыларны аптырашта калдырды. 

Полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов эшкә керешкән полиция хезмәткәрләрен бер көн элек булган вакыйгалар буенча оператив мәгълүматлар белән таныштырды. 

Аксубайның Октябрь урамында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга – электр баганасына зыян килә, машина йөртүче вакыйга булган урыннан качып китә. Хезмәткәрләргә “Fiat Albea” машинасын эзләргә куштылар.

Яңа Аксубай урамында билгесез затлар Яңа Аксубайда яшәүче бер кешене кыйный. Үткән тәүлектә генә дә ЮХИДИ хезмәте 11 юл-транспорт кагыйдәләрен бозуны ачыклый.

Соңгы вакытта гаилә-көнкүреш ызгышлар булуга бәйле, участок вәкилләренә ызгышлар булган уңышсыз йортларны аерым контрольгә алырга киңәш ителде.
 Полиция хезмәткәрләре белән бергә район урамнарына ирекле халык дружинасы әгъзалары да чыга.

- Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең иҗтимаги ирекле халык дружинасы әгъзаларының төп бурычы – иҗтимаги тәртипне саклау, - дип билгеләп үтте Владимир Семенов. – Үткән атнада алар графикны бозмыйча офицерлар патруле белән кизү тордылар. 

Полициянең опервәкиле Рәфис Мостафин шәхси составка эзләүдә булган затларның билгеләрен җиткерде.

Гарнизон разводында булган район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров полиция хезмәткәрләренә һәм дружина әгъзаларына хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде һәм районда криминоген мохитнең контрольдә булуын билгеләп үтте.

Гомумгарнизон разводында ирекле дружина әгъзалары да бар иде. Алар арасыннан иң активларны шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе территориясендә тәртип саклауда актив катнашулары өчен башкарма комитеттан Рәхмәт хатлары һәм Россия ЭЭМның Аксубай районы бүлгеннән Рәхмәтләр белән билгеләп үттеләр.
Полициядә һәр иртә эшкә керешкән тәүлек наряды разводыннан башлана. Даими рәвештә развод ачык төрдә уздырыла – бу районда тәртип саклау һәм халык төнлә дә, көндез дә үзләрен тыныч хис итсеннәр өчен эшләнә.

- Эш барышында канунчылыкны үтәргә, сак булырга, гражданнар белән ипләп сөйләшергә, транспорт тәртибен сакларга, - дип киңәшләрен бирде развод уздырылганнан соң полиция  бүлеге җитәкчесе полиция подполковнигы Илгиз Алмакаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев