Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Алар иҗатта да көчле

Безнең медицина хезмәткәрләре талантлы икәнен белгәнгә күрә, аларның иҗат концертларын карарга Аксубай халкы бик теләп йөри.

Тамашачы үзәк хастаханә хезмәткәрләренең хисап концертларын сиксәненче еллардан бирле тамаша кыла. Соңгы елларда алар аеруча уңышлы чыгыш ясый башладылар. Ә  быелгы Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган “Мин яратам сине, Татарстан!” программасында табиблар яңа яктан ачылдылар.

Программаның эчтәлеге, сәхнә куелышы, башкару осталыгы – барысы да югары дәрәҗәдә иде. Берсен-берсе тулыландырып, алыштырып торган матур лирик җырлар, дәртле биюләр, театральләштерелгән тормышчан  вакыйгаларның барысын да медицина хезмәткәрләре зур осталык белән ихластан башкардылар. Тамашачылар һәр номерны көчле алкышлар белән каршы алдылар, ә концерт ахырында чыгыш ясаучыларны аягүрә басып алкышладылар.  Үзенең тату иҗади командасына баш табиб Рөстәм Әхмәтшин рәхмәт белдерде. 

– Бу программаны әзерләгәндә без тамашачы белән очрашуыбыз якты истәлек булып калсын дип тырыштык. Безне шулай җылы кабул иткәнегез өчен сезгә зур рәхмәт, - диде ул. Табиб-артистларны уңышлары белән район мәдәният бүлеге начальнигы  Алексей Тимирясов та котлады. – Район хастаханәсе коллективы талантлы кешеләргә бик бай. Аларны сәхнәдә ешрак күрергә насыйп булсын иде, - диде ул. 

Табиблар кешеләрне дарулар белән генә дәвалап калмыйча, аларга  шулай яхшы кәеф тә бүләк итәләр. Ә бу, үз чиратында,  авыруга бирешмәскә шифа булып тора. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев