Актүбә янында ут капкан автомобильне шаһитләр видеога төшергән
Фаҗига бистәдән Әлмәт ягына чыга торган юлда булган.
Актүбә бистәсе янында ут капкан автомобильне шаһитләр видеога төшергән. Фаҗига урыныннан кадрлар белән социаль челтәр кулланучылары бүлеште.
Кадрларда күренгәнчә, җиңел машинаны тулысынча ут камап алган. Беренчел мәгълүматлар буенча, йөртүче юл читенә очып төшкән, шуннан соң машинага ут капкан.
Шаһитләр авариянең Актүбә бистәсеннән Әлмәт ягына чыга торган юлда булын хәбәр итә. Шулай ук машина йөртүче иргә зыян килмәвен, аның документларын алып машинадан чыгарга өлгерүен дә хәбәр иттеләр.
Төгәл мәгълүмат ачыклана.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: соцсети
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев