Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Актайлылар чәчүне тәмамлыйлар

“Актай“ агрофирмасы игенчеләре чәчү эшләрен соңгы гектарларда алып баралар.

Язның озакка сузылуы сәбәпле, быелгы чәчү кампаниясе үткән еллар белән чагыштырганда соңрак башланды. Шуңа да карамастан, чәчүне кыска срокларда тәмамлау шарт. Бу җаваплы чорда актайлылар максималь йөкләмә белән чәчүне иң яхшы агротехник срокларда тәмамлар өчен бөтен көчләрен куеп эшлиләр. 
– Агрофирма коллективында, нигездә, тәҗрибәле, үз эшләренә тугры кешеләр хезмәт куя, – дип сөйли  управляющий Михаил Градусов. – Һәм алар моны кырда һәм башка участокларда һәркөнлек намуслы хезмәтләре белән дәлиллиләр.
Управляющий кырда хезмәт куючыларның һәм аларга нәтиҗәле эшләргә ярдәм итүчеләрнең исемнәрен атады. Язгы сезон башлану белән Анатолий Тюрин, Владимир Степанов үзләренең агрегатларын дым каплатуга алып чыктылар, Михаил Егоров күпьеллык үләннәрне тырмалауда, Сергей Прописнов туңга сөрелгән җирләрне тырмалауда көнне-төнгә ялгап эшләделәр. Туфракны чәчүгә әзерләүдә Николай Тихейкин һәм Валерий Купцов намуслы хезмәт куйдылар. 
Сабан культураларын чәчүне ике агрегат башкара, алар белән Александр һәм Андрей Горбатовлар идарә итә. Техника яңа булмаса да, ышанычлы әзерләнгән һәм туктаусыз эшли. Сабан культуралары – бодай, солы, арпа һ.б.лар 1 мең гектарга якын мәйдан били. Чәчү эшләренең нинди тизлек белән башкарылуы чәчүчеләргә, аларның җитезлегенә бәйле. Абыйлы-энеле Владимир һәм Иван Беспаловлар, Михаил Анашкин һәм Виталий Кузьмин бу эш белән бер генә ел шөгыльләнмиләр. Алар үз эшләрен яхшы беләләр, барысын да тиз һәм ипләп башкаралар. Чәчү материалын чәчү агрегатларына ташу белән КамАЗ машиналарын йөртүчеләр Илшат Сәгыйтов һәм Александр Безруков мәшгуль.
Чәчүдә катнашучыларны орлык материалы белән тәэмин итү өчен ындыр табагы хезмәткәрләре Евгений Тиманов, Юлия Сагирова, Марина Забегаева һәм Влада Морозова киеренке темпта эшлиләр. Кыр хезмәтчәннәренең нәтиҗәле хезмәте, кәефләре пешекчеләр Марина Золина һәм Татьяна Овчинникова әзерләгән ризыклар сыйфатына да бәйле. Бер сүз белән әйткәндә, уртак уңышта агрофирмада намуслы хезмәт куйган һәр  эшченең  өлеше бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев