Аксубаево
  • Рус Тат
  • Актайлылар бөртеклеләрне чәчүне төгәлли

    «Актай” агрофирмасы районда беренчеләрдән булып язгы бөртекле культуралар чәчүне төгәлләү алдында тора.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 7 майга район буенча, 44 мең гектардан артык гомуми мәйданның 30700 гектарында төрле культуралар чәчелгән. Шул исәптән 18300 гектардан артык җирдә - бөртеклеләр, шуларның 6300 гектарын сабан бодае, 7000 гектарын солы били. 4200 гектардан артык азык культуралары, 7300 гектардан артык техник культуралар чәчелде. Шулардан  2500 гектардан артыгында – шикәр чөгендере, 2000 – рапс, 2300 – көнбагыш, 500 гектарда горчица чәчелгән.
     

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең чәчү мәйданы 850 гектарны тәшкил итә. Бүгенге көнгә җиде йөз гектарга якын сабан культуралары чәчелгән. Актайлылар арпа һәм солы чәчүне 150 һәм 250 гектарда төгәлләделәр. Ике бригадада  чәчү эшләрен механикалаштырылган ике звено алып бара. Аксубай звеносын Иске Кармәттән ерак түгел,  автомобиль юлының уң ягында күрергә мөмкин.  Әлегә офыкка кадәр кара җир җәелеп ятса да, җәй көне монда алтын башаклы бодай кырын күреп булачак. 

    Бу участокта төп чәчү техникасы җәлеп ителгән. Биредә звено башлыгы  Александр Горбатов идарә иткән тагылма чәчкеч агрегаты белән МТЗ-82 тракторы гөрләп эшли. Аның алдында   Алексей Офимкин һәм Җәлил Тимбиков үз агрегатларында туфракны культивацияләү эшен башкаралар. Агрочараларның технологик чылбырында механизатор Анатолий Тюрин да катнаша. Ул туфракны тигезли. Чәчүчеләр Иван Беспалов, Андрей Захаров һәм Роман Осипов үз вазыйфаларын намус белән башкаралар. Кыр комплексы оешкан төстә эшли. Чәчү агрегаты орлык белән тулыландыру өчен генә вакыт-вакыт туктап ала. 

    Ындыр табагыннан бодай участогына  кадәр арада бертуктаусыз Илшат Сәгыйров һәм Дмитрий Захаркин идарә иткән КАМАЗ машиналары йөреп тора. Санаулы минутлар эчендә алар чәчкечкә орлык төйиләр һәм агрегатлар  басулар буенча эшләүне  дәвам итәләр. Бүлек идарәчесе Михаил Градусов  аңлатып узганча, механизаторлар һәм чәчүчеләр – тәҗрибә туплаган кешеләр, алар уннарча ел дәвамында игенчелек хезмәтен намуслы башкаралар. Алар үзләренә йөкләнгән  эшне җиренә җиткереп эшлиләр.  

    – Быел зур уңышка өмет бар, һава торышы яхшы, - дип ассызыклады идарәче. – Бу басуда туфрак дымлылыгы 160 миллиметрны  тәшкил итә, бу бик яхшы күрсәткеч. Орлыклар тиз арада шытып чыксын өчен  шартлар искиткеч әйбәт. Әлбәттә, чебешләрне көзгә саныйлар, әмма уңышка нигезне язын  салалар. 

     Андрей Горбатов җитәкчелегендәге тагын бер механикалаштырылган звено Баланда басуларында икенче бригадада эшли. Культивацияне Сергей Прописнов үткәрә, камазчы Александр Золин агрегатны орлыклар белән тәэмин итә. Чәчүчеләр булып Михаил Золин һәм Николай Тиманов эшли. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: