Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Актай» сәүдә маркасын раслады

Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгында «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проектының җиңүчеләре билгеле булды.

«Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» (брендлар, компанияләр һәм сәүдә маркалары) проекты Татарстанда ТР оешуга 100 ел тулу уңаеннан эшләтеп җибәрелде. Анда республиканың иң яхшы оешмалары һәм предприятиеләре катнашты. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2 этап йомгаклары буенча «Актай» агрофирмасы җиңүче дип танылды.

Республикада «Актай» эшчәнлеге юнәлешен лаеклы бәяләделәр. Бу авыл хуҗалыгы предприятиесе атлары районда гына түгел, республикада да, Россиядә дә иң җитез, көчлеләрдән санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев