Аксубайның үзәк урамнары буйлап йогышсызландыру эремәсе белән сиптерү машинасын эшләтеп җибәрделәр
Кичәгедән Аксубайның үзәк урамнарына, зур кибетләр каршындагы мәйданчыкларга йогышсызландыру эремәсе сибәргә керештеләр.
Бу - мәкерле коронавирус йогышын район территориясенә кертмәү һәм аның таралуына юл куймау буенча район штабы утырышында кабул ителгән тагын бер чара.
– Үзәк урамнарда йогышсызландыруны – иртән, ә зур кибетләр алдындагы мәйданчыкларда, алар ачылганчы үткәрәбез, – дип шәрехләде шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов. – Гражданнарны бистә буенча барлык хәрәкәтләрне минимумга кадәр киметергә чакырабыз, көн саен кибеткә йөрергә кирәкми, бигрәк тә ерак арага, безнең бистәдә кибетләр җитәрлек, якындагы азык-төлек кибетенә һәм даруханәгә кадәр генә чыгарга кирәк.
Үзегезне саклагыз, өйдә калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев