Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның үзәк мәйданында районның төп чыгарылыш кичәсе узды

Мәктәп белән район гомуми белем бирү учреждениеләренең 105 унберенче сыйныф укучысы хушлашты.

Районның төп мәйданында халык күп иде. Әмма барлык кешеләр фонында чыгарылыш укучылары аерылып торды. Бәйрәм киемнәрендә, йөзләрендә шатлык хисләре, алар зур горурлык белән кызыл келәм буйлап атладылар. Бик аздан алар өчен өлкән, башка дөнья ачылачак.

Чыгарылыш кичәсенең тантаналы өлешен район башлыгы Камил Гилманов ачты. Тантана сәбәпчеләренә мөрәҗәгать итеп, ул алда аларны яңа үрләр яулау, авырлыклар һәм сынаулар көтүен, аларны җиңеп чыгарга кирәклеген билгеләп үтте.

– Безнең район күп кенә күренекле кешеләр белән дан тота. Сезнең дә исемегез район елъязмасында язылуын телисе килә. Нинди генә һөнәр сайласагыз да, һәрчак үзегезне лаеклы тотыгыз. Аксубай районы кичәге мәктәп укучыларыннан фән, мәгариф, медицина, сәнәгать өлкәсендә казанышларга ирешүне көтә, – дип ассызыклады район башлыгы. – Нинди генә хәлдә дә үзегезгә тугры калыгыз, туган төбәгегезне яратыгыз. Уңышлы һәм бәхетле булыгыз. Беркайчан да үз хыялыгызны сатмагыз. Үз алдыгызга максат куегыз һәм һәм аңа, һичшиксез, ирешегез.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина җылы һәм изге теләкләр, хәер-фатихалы сүзләр әйтте. Ул балаларга беркайчан да бирешмәскә, ышанычлы рәвештә алга барырга теләде.

 Чыгарылыш укучыларын район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләү бәйрәмнең тантаналы мизгеле булды. Беренче булып сәхнәгә мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучылар күтәрелде. Алар быел 17 укучы. Чыгарылыш укучылары арасыннан 20 укучы бердәм дәүләт имтиханын берәр яисә берничә фәннән – 80 баллга, 12се – 90 һәм күбрәк баллга тапшырган.


Барлык котлаулардан соң Аксубай яшьләре чыгарылыш кичәләренең күркәм йоласы буенча саубуллашу вальсында әйләнделәр. Чара район артистлары катнашындагы концерт белән дәвам итте. Алар чыгарылыш укучыларына күтәренке кәеф бүләк итәргә тырыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев