Аксубайның яшь, талантлы баянчылары кабат сәхнәдә
“Аксубай егетләре” балалар халык ансамбле баянчылары Аксубайны Бөтенроссия бәйгесендә тәкъдим иттеләр.
Рәис Нәгыймов исемендәге “Урсал тауда” дип аталган халык уен коралларында башкаручыларның Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе февраль аенда Әлмәттә узды.
Анда Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгенең яшь музыкантлары катнашты, ә Аксубайны Наилә Крайнова җитәкчелегендә “Аксубай егетләре” ансамбле – Ильяс Исмәгыйлов, Никита Семенов, Вадим Липатов, Семен Крайнов, Глеб Мясников тәкъдим итте.
”Ансамбль” номинациясендә Ильяс, Никита һәм Вадим 1 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булып, беренчелекне яуладылар. Семён белән Глеб “Дуэт” номинациясендә икенче урынны алып, 2 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар.
Семён һәм Глеб “Солист” номинациясендә дулкынлануны җиңеп, үзләренең музыкаль әсәрләрен уңышлы башкардылар. Аларның һәркайсы үз төркемендә 2 урынга лаек булды, шулай ук Лауреат исеме алды. Вадим өлкән төркемдә 3 дәрәҗә Лауреат булды.
Бәйгедә катнашучыларны әзерләгән 82 мөгаллим арасыннан ”Урсал Тауда” бәйгесенә тугрылык өчен Мактау грамотасы белән бары тик ”Аксубай егетләре” баянчылары ансамбле җитәкчесе Наилә Крайнова гына бүләкләнде!
Фто: Наилә Крайнованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев