Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайның ветеран-йөзүчеләре – ТР буенча иң яхшылар унлыгында

    Аксубай командасы Казанда узган өченче яшь вәкилләре арасында йөзү буенча IV республика ярышларыннан яхшы нәтиҗә белән кайтты. Ул иң яхшы унлыкка керде.

    Ирле-хатынлы Валерий һәм Надежда Сулбаевлар спорт белән дус. Валерий Иванович – спортның күп төре буенча район һәм республика ярышларының күп тапкыр призеры.Надежда Владимировна өчен дә физкультура һәм спорт – тормыш нормасы.

    Соңгы вакытта алар йөзү белән аеруча мавыга, «Дельфин» йөзү бассейнында даими шөгыльләнәләр. “Алтын” яшь вәкилләренең республика ярышларында Аксубай районын нәкъ менә алар тәкъдим итте. Көч сынашуларда республиканың 25 шәһәр һәм районыннан йөзүчеләр катнашты.

    Алар арасында берничә дистә еллар дәвамында йөзү белән шөгыльләнгән күренекле спортчылар да бар иде. Әмма аксубайлылар сынатмады: ирекле стиль белән 25 метрга йөзүдә Валерий Сулбаев – унынчы, Надежда уникенче нәтиҗә күрсәтте.

    Гомумкоманда нәтиҗәсе – 10 урын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: