Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайның терлек азыгы җитештерүчеләре киеренке эшкә әзер 

    «Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» бүлекчәсендә азык җитештерү сезонына әзерлек югары дәрәҗәдә.

    Беренче агрегатлар басуга күпьеллык үләннәрне чаптыруга чыкты инде. Механизаторлар Илсур Рәхимов һәм Александр Кустенев та үзләренең кыр корабларын басуга алып чыгарга әзерләп бетергәннәр. Алар азык җыю комбайнында сменалап эшләячәк. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә аларның икесе турында да мактап сөйлиләр.

    Илсур Татар Сөнчәлесе авылында яши, авыл хуҗалыгында 1984 елдан бирле хезмәт куя. Район газетасы битләрендә алдынгы механизаторлар арасында аның исеме бер генә тапкыр яңгырамады, ул узган елларда да терлек азыгы җитештерүдә аерылып торды. Александр Кустенев – Мокшинодан, аның хезмәт стажы кулдашыныкыннан дүрт елга гына кимрәк.

    Механизаторлар үзләренең азык җыю комбайннарын ышанычлы итеп әзерләгәннәр, бүген-иртәгә эшкә керешәчәкләр.

    «Кемнең – беренче, кемнең икенче сменага чыгачагын үзара хәл итәчәкбез, – дип уртаклаштылар механизаторлар. – Киеренке эш көтә. Техника сынатырга тиеш түгел, аны җентекләп әзерләдек».

    Мондый тәҗрибә һәм эшкә мөнәсәбәт белән алар барысын да уңышлы башкарып чыгачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: