Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның талантлы балалары республиканы яулый

Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Халыкара бәйге дипломы белән бүләкләнде

«Summer time» халыкара проекты балалар сәнгать мәктәбе укучыларына җәйнең беренче аен файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирде. Бәйге 1 июньнән 30 июньгә кадәр барды. Кызганычка каршы, Татарстан Республикасында коронавирус йогышын профилактикалау һәм булдырмау максатларында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелүгә бәйле, халыкара сәнгать бәйгесе читтән торып үткәрелде.

Һәр катнашучы үз талантын күрсәтә һәм лаеклы билгеләр һәм нәтиҗәләр белән бергә иҗади сәләтләрне таный алды. Жюри әгъзалары конкурста катнашучылар арасында иң яхшы башкаручыларны, укытучыларны һәм концертмейстерларны билгеләде.

Алинә Әхмәтҗанова «Summer time» Халыкара бәйгенең 10-12 яшьлек катнашучылар категориясендә «Туган як» номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат булды. Аның укытучысы Айгөл Краснова мәдәният һәм сәнгать үсешенә керткән зур өлеше, шулай ук катнашучыларны әзерләү буенча квалификацияле хезмәте өчен Рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев