Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның «Сокол» командасы футболда беренче

Чуаш Чабаксаркасында авыл җирлекләре командалары арасында футбол буенча турнир узды.

РФнең атказанган тренеры Ольга Павлова катнашында узган ярышларда Татарстанның Аксубай, Алексеевски, Нурлат, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары командалары катнашты.

Турнирның асылы шунда ки, көч сынашуларда бары авыл футбол командалары гына катнаша. Ольга Павлова сүзләренчә, планда моңа охшаш ярышларны республика дәрәҗәсенә чыгару, күбрәк авылларны колачлау.

Турнир нәтиҗәләре буенча өченче урынны Нурлат районы командасы яулады, икенче урында – Алексеевски районы. «Сокол» командасы футболчылары (Иске Ильдеряк) абсолют җиңүче булдылар. Бу команда капкачысы Денис Вәлиуллин «Иң яхшы капкачы» дип табылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев