Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның шәхси хуҗалыклары узган елдагыдан күбрәк сөт тапшыралар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, быел шәхси сектордан сөт тапшыру күләме сизелерлек арткан.

Бу планда муниципаль берәмлекләр арасында сөт тапшыру буенча бүгенге көндә Яңа Ибрай авыл җирлеге лидер булып тора. Сөт җыючылар бу авылның шәхси хуҗалыкларыннан көн саен бер тоннадан күбрәк сөт җыялар. Карасу авыл җирлегенең сөт тапшыру буенча күрсәткече – 1000 килограмм, Иске Ибрай авыл җирлегендә – 800 килограммнан артык, Иске Кыязлы авыл җирлегендә – 781 килограмм, Иске Татар Адәмсуы авыл җирлегендә – 777 килограмм, Яңа Кармәт авыл җирлегендә – 719 килограмм. Һәр муниципаль берәмлекнең сөт тапшыру буенча күрсәткече, узган ел белән чагыштырганда плюс белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев