Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайның «Салават күпере» балалар бакчасы яңа төсмер алды

    «Салават күпере» балалар бакчасында капиталь ремонт ахырына якынлаша.

    Бакча территориясендә район җитәкчелеге, подряд оешмасының күчмә киңәшмәсе узды.

    «Салават күпере» балалар бакчасы апрельдән «Максад» төзелеш оешмасының төп көчен туплау урынына әверелде. Бина фасады күзгә күренеп үзгәрде: диварларны ныгытып, соры кирпечләрне заманча материал белән тышладылар. Бинаның икенче каты тулысынча ремонтланган. Бина яңа төсмер алды. Эшләр беренче катта дәвам итә. Кухня ныклап төзекләндерелгән. Монда электрны гына алмаштырасы калган.

    Ремонт эшләрен тизләтү өчен, төзүчеләр белән бергә, бинаны бакча хезмәткәрләре дә тәртипкә китерә. Район башлыгы Камил Гилманов ремонт эшләре барышы белән танышты.

    «Соңгы елларда «Салават күпере» балалар бакчасына балаларның яшәү, хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшырту өчен байтак акча бүлеп бирелде, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Бу ремонтчыларның аерым якын килүен таләп итә торган мөһим объект. Ремонт эшләре башкарылган урыннарда – барысы да сыйфатлы эшләнгән».

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: