Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның "Нежность" үзәгендә ял итүчеләр вакытны файдалы уздыралар

Ял итүчеләрне Александр Гуляев исемендәге скверга алып килделәр.

Көзге очрашу җирлекара үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. "Алтын көз" чарасында катнашучылар өчен табышмаклар, китаплар күргәзмәсе әзерләделәр.

Ял итүчеләр яраткан шагыйрьләренең шигырь юлларын искә төшерделәр, көз турында җырлар башкардылар. Алар өчен Александр Гуляев исемендәге сквер буенча экскурсия үткәрелде. Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фаимә Гатина күренекле якташыбызның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләде.

Барлык катнашучылар да көзге очрашудан күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алдылар.

 

Фото: үзәк китапханә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X