Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның «Нежность» комплекслы үзәгендә шахмат-шашка турниры узды

Анда үзәкнең тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәтләр алучы өлкән яшьтәге һәм сәламәтлекләрендә мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашты.

Декабрь башында традицион рәвештә Инвалидлар көне билгеләп үтелә. Кышның беренче ае атнасында Халыкара инвалидлар көненә багышланган төрле чаралар уза. Әлеге атна кысаларында «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәтләр алучы өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында шахмат-шашка турниры оештырылды.

Катнашучылар арасындагы уеннар киеренке көрәштә үтте.

– Барыгызга да сәламәтлек телим. Һәр көнне яңа җиңүләргә ирешегез, кәефегез һәрчак күтәренке булсын! – дигән теләкләрен җиткерде турнирда катнашучыларга яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин.

Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев