Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның медицина хезмәткәрләре дәүләт бүләкләре алдылар

Аксубай район үзәк хастаханәсенең иң яхшы медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре алдыннан бүләкләргә лаек булдылар.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән табиб-офтальмолог Зилия Ильина бүләкләнде.

«Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» тармак билгесе белән поликлиниканың психиатрия кабинеты шәфкать туташы Галина Федоровна бүләкләнде.

Сырхауханәнең процедура кабинеты шәфкать туташы Валентина Альдиванова Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты сырхауханәнең дерматовенерология кабинеты шәфкать туташы Гөлия Кәлимуллинага тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X