Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның Мазилин урамы тагын да ямьлерәк, яшелрәк булачак

Мазилин урамында 200ләп төрле куаклар утыртылды.

Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе Мазилин урамын яшелләндерүгә «Лукойл» «ЭКОулица» социаль һәм мәдәни проектлар гранты отты. Һәм бүген ниятләнгәннәр тормышка ашты. Бу урам буенча 200 төпкә якын куак утыртылды. Бу туя, балан, гортензия, мәңге яшел самшит, барбарис, спирея һәм күп кенә башка төр куаклар.

Куакларны утыртуда район үзәге балалар бакчалары, мәктәпләр хезмәткәрләре, укучылар тырышып эшләделәр. Еллар узар һәм Мазилин урамы танымаслык булып үзгәрер – купшы куаклар белән әйләндереп алынган чәчәк түтәлләрен күз алдына китерергә була. Ә әлегә – халыкка яшел үсентеләргә сакчыл карарга, аларны таптаудан сакларга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев