Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның кыр хезмәтчәннәре печән әзерлиләр

Аксубай районының кыр хезмәтчәннәре бөтен көчне туплап терлек азыгы әзерләүгә кереште.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 1 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, план буенча каралган 14 мең гектардан артык мәйданның 500 гектарында күпъеллык үләннәр чабылган. Ял көннәрендә яуган яңгырлар үсемлекчеләргә чаптыруны тулы күләмдә алып баруда комачаулады, аларга көннең матур сәгатьләрен генә кулланырга туры килде.

Шуңа да карамастан, азык җыю комбайннары өлгергән печәнне чаптыруны өзлексез алып бардылар. «Аксу Агро» һәм «Актай» ҖЧҖдә дә печән әзерләүгә керештеләр.

 

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев