Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның күп катлы йорт ишегалларында үз белдекләре белән төзелгән корылмалар сүтеләчәк

Горький урамындагы күп катлы ишегалларында совет чорында салынган сарайлар һәм корылмалар әле дә бар.

Алар «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашырырга комачаулыйлар, ишегалларының эстетик йөзен бозып торалар. Хуҗалар, сарай, гараж һәм мунчаларга беркем дә кагылмас дип өметләнеп, корылмаларны ахыргача сүтмәделәр. Чөнки алар совет чорында ук, кайберләре күп катлы йортлар белән бергә төзелгән. Тик менә алар утырган җир генә, корылмалар кебек үк, законлы рәсмиләштерелмәгән, гәрчә дистәләрчә еллар хуҗалары милкендә булса да. Хуҗалар алардан файдаланган, әмма җир өчен дә, милек өчен дә салым түләмәгәннәр.

Муниципалитет сайтында хәбәр ителгәнчә, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты шулай да соңгы чараларга барачак. Башкарма комитет биредә 2021 елның 15 октябреннән 2021 елның 30 октябренә кадәр дәүләт милке җирләрендә урнашкан корылмаларны сүтеп бетерү турындагы хәбәрне урнаштырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев