Аксубайның “Хыял” приютынлда тәрбияләнүчеләр өчен урам гимнастикасы
Аксубайның «Хыял» социаль приюты территориясендә Воркаут спорт мәйданчыгы эшли
Социаль приют территориясендә саф һавада физкультура белән шөгыльләнү мөмкинлеге барлыкка килде – биредә заманча спорт мәйданчыгы пәйда булды. Приют хезмәткәрләре үз тәрбияләнүчеләрен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә активрак җәлеп итәргә хыялланганнар һәм аны "Воркаут сәламәтлек паркы" проекты ярдәмендә тормышка ашырганнар. Мәйданчакта спорт комплекслары, турниклар бар.
Хәзер исә спорт белән рәхәтлнеп шөгыльләнергә, үзең теләгән күнекмәләрне уйлап табарга була.
Фото: редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев