Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның «Калина» ансамбле казак җырларын иң яхшы башкаручылар арасына керде

Түбән Баланда авыл мәдәният йортының «Калина» рус җырлары халык вокаль коллективы «Казачий круг» казак җырлары республика бәйгесендә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Түбән Баланда авыл мәдәният йортының Василий Воронин җитәкчелегендәге «Калина» рус җырлары халык вокал коллективы республика бәйгеләрендә бер генә тапкыр катнашмады, һәм һәрвакыт зур уңыш белән чыгыш ясады.

Бәйгенең беренче читтән торып этабы сентябрьдә узды. Бәйге программасында «Калина»ның чыгышы да тәкъдим ителде. Чыгышлар буенча фикер алышканнан соң бәйге финалына 12 ансамбль һәм 4 башкаручы чакырылган. Безнең вокалчылар югары башкару һәм артистлык осталыгы күрсәттеләр. Нәтиҗәдә lll дәрәҗә лауреатлар исемен алдылар. Район мәдәният йортының өлкән методисты Ирина Салахова да диплом белән бүләкләнде.

Фото: район мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X