Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайның «Игелек берлеге» кашык белән көй чыгару ансамбле Халыкара бәйге лауреаты булды

    Наилә Крайнова тәрбияләнүчеләре «Инструменталь башкару» номинациясендә беренче урынны алдылар.

    Казанда «NEXT. Буын-2022» дип аталган халыкара бәйге узды. Бәйге программасы ике йөз номердан торды. Анда меңнән артык бала катнашты.

    «Инструменталь башкару» номинациясендә район мәдәният йортының «Игелек берлеге» кашыклар белән көй чыгару ансамбле чыгыш ясады. Коллективның җитәкчесе – Наилә Крайнова. 39 катнашучы арасында безнең балалар беренче урынны яуладылар һәм беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

    Ансамбль диплом һәм истәлекле кубок белән бүләкләнде. Педагог Наилә Сәет кызы катнашучыларны югары һөнәри дәрәҗәдә әзерләгән өчен Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: