Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның иң яхшы энергетикларын район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр

Елның йомгаклау киңәшмәсендә намуслы хезмәтләре, ягулык-энергетика комплексы үсешенә зур өлеш кертүләре өчен Чистай электр челтәрләренең Аксубай филиалы хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Район башлыгы Камил Гилманов бүлү челтәрләрен эксплуатацияләү буенча электромонтер Алексей Ярославлевка һәм оператив төркемнең әйдәп баручы инженеры Александр Мясниковка Рәхмәт хатлары тапшырды. Марат Сруртдинов җитәкчелегендәге район энергетиклары аерым хөрмәткә һәм рәхмәткә лаек, дип билгеләп үтте.

Чистай электр челтәрләренең Аксубай филиалы җитәкчелеге Алексей Валерьевичны үзенә йөкләнгән эшне җаваплы башкаручан хезмәткәр буларак характерлый. Ул электр челтәрләрендә 2014 елның февраленнән бирле эшли.

Александр Михайлович районның энергетика тармагында 22 ел эшләгән. Марат Сруртдинов сүзләренә караганда, ул эшен нигезле белүе һәм эш тәҗрибәсе белән аерылып тора.

Югары көчәнешләр, тәүлек буе эшләү графигы һәм зур җаваплылык — болар барысы да үз эшләренә бирелгән, кешеләргә яктылык китерүче батырларга тиң кешеләр хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев