Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайның Җиңү паркы яңа үсентеләр белән тулыланды 

    Кичә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан нигез салынган паркта яңа үсентеләр утыртылды.

    Иртәнге сәгать сигездә «Кояшкай» балалар бакчасы янындагы паркта кеше күп иде, техника тупланды. Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре бирегә яңа үсентеләр алып килделәр. Утыртуга керешер алдыннан киңәшмә мизгеле булды. Район башлыгы Камил Гилманов Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухинны туган көне белән котлады, алга таба да нәтиҗәле эшләвен теләде. Волонтерларга үсентеләр утырту технологиясен искә төшерделәр. Җыелучылар бердәм булып эшкә кереште. 

    – Алдагы һәм былтыргы аномаль эссе һәм коры җәйләрдә кайбер үсентеләр тамырга китә алмады, – диде урманчылык җитәкчесе Андрей Ильмухин. – Быел утыртылганнары әйбәт кенә үсеш алыр дип өметләнәбез, җирдә дым бар әле. Агач утырту эшен дөрес утырту методикасы буенча тырышып башкарырга кирәк. 

    Берәүләре утыртса, икенчеләре мул итеп су сиптеләр. Агачлар утыртуда Аксубай урманчылыгы, Радик Мостафин җитәкчелегендә «Юность» универсаль спорт залы, урман хуҗалыгы, бистә, район Советы, башкарма комитет, үзәк китапханә вәкилләре актив катнашты. 

    Бер елдан соң бу паркта европа чыршысы, пирамидаль тирәк, асылмалы каен, вак яфраклы юкә, миләш, сары акация агачларының тигез сафлары белән хозурланырга мөмкин булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: