Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның Гуляев паркында янә чиста һәм уңайлы

Ике ел элек ачылган Татарстан АССРның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев исемендәге сквер аксубайлыларны һәм район үзәге кунакларын матур бизәлеше, заманча архитектурсы белән шатландыра.

Җәй буе биредә чиста һәм уңайлы. Бу - Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тырышлыгы.

Быел яз да, парк территориясеннән кар эреп бетүгә, алар паркны кар астыннан чыккан чүп-чар, коелган яфраклар һәм коры үләннән чистартырга чыктылар. Скверда янәдән тәртип хөкем сөрә. Менә-менә яшел үлән баш төртәчәк. Балалар, өлкәннәр буш вакытларында биредә рәхәтләнеп ял итәләр.

 

Фото: китапханә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев