Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның Горький урамында янгын сүндерүчеләргә унөч яшьлек үсмер ярдәм итте

Аксубайның Горький урамында шәхси йортта ишегалды корылмалары янды. Ялкын телләре район үзәгенең бөтен почмагыннан күренеп тора иде.

102 нче Аксубай  янгын часте мәгълүматына караганда, янгын турында хәбәр элемтә пунктына 20 сәгать 47 минутта килә. Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына санаулы минутлар эчендә килеп җитәләр. Янгын часте хезмәткәрләре Горький урамына килеп җиткәндә сарай һәм мунча түбәсе дөрләп яна. Янгынны сүндерүгә ике берәмлек техника җәлеп ителгән,  ялкын телләренеңбер яктан магистраль линия сузылган. Янгынга киртә куюга  янгын часте, ЧЭС бригадасы, газчылар һәм медикларның шәхси составыннан 15 кеше җәлеп ителде.

Корылмаларга якын килү мөмкинлеге булмау  хәлне тагын да катлауландырды, утның күрше сарайга таралу куркынычы бар иде, чөнки җил дә көчле иде. Ут чаткылары күрше Нефтьчеләр урамына кадәр очты , ут телләренең күрше корылмаларга күчүен булдырмас өчен, янәшә йортларда яшәүчеләр үзләренең корылмаларына су сибә башладылар.

– Мин өстәл артында утыра идем, башта ниндидер шартлаган тавышлар  ишеттем, кайдадыр янәшәдә салют бирәләр дип уйладым, тәрәзәгә карасам, ялкынны күреп алдым, шунда ук урамга атылдым, күршеләр анда иде инде,  янгын сүндерүчеләргә хәбәр иттек, – дип уртаклашты зыян күрүче Татьяна Ивановна.

Әмма ут аяусыз булып чыга. Бәхеткә, янгында зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Мунча да, сарай да төзекләндерүгә яраксыз. Янган каралтылар хуҗабикәсе, ике укучы кызның опекуны булган пенсионер ханымга бу, һичшиксез, бик зур матди зыян. Өстәвенә, милек иминиятләнмәгән булган. Зыян күрүчеләр янгынның ни сәбәпле килеп чыгуына төшенә алмыйлар – мунчаны якмаганнар, сарай уты өйдән сүндерелгән. Янгынның сәбәбен тикшерүчеләр ачыклый.

Теләсә нинди янгын очрагындагы кебек, бу юлы да җыелучылар арасында, янгын телләренә киртә куюда ярдәм итүчеләргә караганда кызыксынучылар күбрәк иде. Янгынны сүндергән вакытта  янгын сүндерүчеләргә һәм өлкәннәргә бер малай бик нык ярдәм итте. Тик, Маршакның шигырендәге кебек,  ыгы-зыгы вакытында билгесез геройның исемен берәү дә сорап өлгерә алмаган. Ул  көтмәгәндә пәйда булган кебек, китеп югалды да. Тик аның турындагы сүзләр Аксубай буенча бик тиз таралды. Безнең редакциягә дә килеп җиттек. Ул район үзәгендәге 3 нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Данил Никитин булып чыкты. Безнең хәбәрче герой янында кунакта булды.

 – Мин аны йорт куяннарын ашатырга чыгардым, ул йөгереп керде дә, әни, анда янгын ахыры, тизрәк янгын сүндерүгә шалтырат, дип әйтте, – дип сөйли малайның әнисе Надежда Антонова. – Мин һич кенә дә «01» не җыя алмадым, элемтә өзелде. Шалтыратып хәбәр иткәннәрдер инде, дип улымны тынычландырырга тырыштым. Данила янә йорт куяннары янына чыгып китте. Мин бәләкәй улым белән калдым, ул юк та юк, ни өчен шулай озак керми икән дип борчыла башладым. Сәгать ярымнан Данил тәрәзәгә шакыды, бөтен өстен пычранып беткән, лычма юеш.

– Әни миңа рөхсәт итмәгән булыр иде, тик мин нәрсә яна икән дип кызыксынып, бакча аша йөгердем. Анда халык, өлкәннәр күп, барысы да басып  карап торалар иде. Мин дә карый башладым, әмма ярдәм итәргә кирәклеген аңладым, ялкын телләре бик куркыныч иде. Чиләкне эләктереп алып, янгын сүндерүчеләргә ярдәм итәргә  керештем, янгын сүндерергә булышучы өлкәннәр дә  күп иде. Бер ир-ат түбәгә менәргә тырышты, мин аны җилкәмә утырттым, ул шлангтан су сибә башлады,  – Мин аңа ярдәм итеп тордым.

 Шаһитлар әйтүенчә, малай башыннан аягына кадәр юешләнгән, кесәсендәге  телефоны өчен нык борчылган. Социаль челтәрләрдә Данилның бу  гамәлләре турында фикер алышканда, кешеләр әнисе ачуланмадымы икән,  телефонына зыян килмәдеме икән, дип борчылдылар. Улларының гамәлләре өчен әти-әнисенә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

– Минем шок хәлендә идем, аны өчен куркуга төшкәнгә генә бераз әрләдем, чөнки янгында төрле хәлләр булырга мөмкин бит, – ди геройның әнисе Надежда. – Ә телефон белән барысы да тәртиптә.

– Мин үзем янгын сүндерүдә кемнәр ярдәм иткәнен күрмәдем, – ди янгыннан зыян күргән Татьяна Сафарова.  – Кызым Таня да янгынны сүндерешергә ярдәм итәргә теләгән иде, тик мин аны тотып калырга өлгердем һәм җибәрмәдем.

–  Соңыннан янгын сүндерүдә  бер малайның ярдәм итүе турында ишеттек, аңа 13 яшь кенә икән әле. Әниебез белән аңа зур рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Шундый батыр йөрәкле, игелекле егет үстергәне өчен әнисенә дә бик зур  рәхмәт, – дип сүзгә кушылды зыян күрүченең кызы Таня.

Геройның табылуына бик шатбыз. Күршеләребез  Сафаровлар, Андреяновлар да аңа рәхмәтле, янгын аларның сарайларына да өлешчә зыян китерде.

 –Малайның ярдәм иткәнен үзем күрмәдем, телефонына зыян килгән диделәр, – дип сөйли Анастасия Андреянова. – Шундый малай тәрбияләп үстергәннәре өчен, Ходай Тәгалә аңа һәм әти-әнисенә сәламәтлек бирсен.

Тыйнак Данила үзе турында камерага сөйләргә ризалашмады, ә инде кадр артында үзенең  янгын сүндерүче һөнәрен сайлау турында  җитди уйлануын әйтте. Уйлар өчен вакыт бар әле, чөнки  ул 7 сыйныф кына тәмамланган. Математика һәм физкультура фәннәрен бик ярата икән. Әнисе сөйләвенчә, Данил – хуҗалык эшләрендә беренче ярдәмче, абый буларак та аңа таянырга була, ике яшьлек энесе Антонны биләүдә чагыннан ук тәрбияләшергә булыша. Данила уку фәннәре буенча өчлеләре дә булуын яшерми. Әмма балаларда мәрхәмәт һәм якыннарга ярдәм итү сыйфатлары  тәрбияләү барыннан да өстен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев