Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның ЭЭМ ветераннары оешманың 30 еллыгын билгеләп үттеләр

​​​​​​​Кичә Татарстан Республикасы ЭЭМ ветераннары оешмага нигез салынуның 30 еллыгын билгеләп үттеләр.

Юбилей датасын Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең ветераннар оешмасы да бәйрәм итте. Сүз уңаенда, алар республикада үрнәк оешмаларның берсе – бәйрәм алдыннан Аксубай ветераннары Татарстан эчке эшләр органнарының һәм бүлекчәләренең иң яхшы ветераннар оешмасы конкурсында икенче урынга лаек булдылар.

 

Аксубай оешмасы 23 ел эшли. Ул Совет милициясенең Туган көнендә, 1998 елда оешкан. Беренче рәис Михаил Мясников оешманы 4 ел җитәкли.

 

Төрле елларда ветераннар советы рәисләре булып Петр Лукин, Әнәс Низамов, Владимир Крайнов, Владимир Абаськин тора. Менә инде 11 ел ЭЭМның ветераннар советын Шамил Сәхабетдинов җитәкли.

 

 –Баштан ук ветераннар оешмасы җәмәгать башлангычларында эшләде һәм эшли,  беренче елларда хәтта «прописка»быз да юк иде. Бүлекнең элеккеге җитәкчесе Сәлихҗан Сафинга рәхмәт, ул безгә  телефон белән аерым кабинет  бирде,  – дип сөйли  ветераннар советы рәисе Шамил Сәхәбетдинов. – Хәзерге җитәкче Илгиз Алмакаевка да рәхмәтлебез – бер генә башлангычыбыз да, инициатива да аның һәм коллектив ярдәменнән башка узмый.

 

Ветераннар кабинетны төзекләндергәннәр, бүлек җитәкчелеге белән берлектә музей булдырганнар.

 

Бүгенге көндә оешма сафында 57 кеше тора. Ветераннар профилактик исәптә торучы балигъ булмаганнар белән зур эш алып баралар, мәгариф учреждениеләрендә патриотик эш оештыралар, бүлекнең яшь хезмәткәрләренә остазлык күрсәтәләр.

 

Ветераннар үз оешмалары эчендә дә бик актив –  бәйрәмнәрне, юбилейларны бергә билгеләп үтәләр, хезмәттәшләренең тол калган хатыннары һәм ирләре янына баралар, сәламәтлеге буенча ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышалар.

 

–  Үзебезнең ветераннар советының үрнәк оешма булуы белән горурланабыз. Аларның активлыгына, тормыш сөючәнлегенә көнләшерлек, без эштә аларга тиңләшергә тырышабыз,  – дип билгеләп үтте Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев.  – Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле ветераннар! Барыгызга да сәламәтлек һәм озын гомер телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев