Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның баскетболчы кызлары ТР Беренчелегендә ярышалар

Бүген яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ярышларның икенче көне бара.

«Юность» универсаль спорт залы мәйданчыгында республиканың 8 командасы пьедесталның мактаулы урыннары өчен көрәшә.

Кичә турнирны Ютазы һәм Питрәч районнары командалары ачты. Шул ук көнне Яр Чаллы һәм Алексеевск кызлары яхшы уен күрсәтте. Яңачишмәлеләр Буа уенчылары белән уйнады.

Ярышларның беренче көнендә Аксубай кызлар командасы Кама Аланы уенчылары белән очрашты. Ә инде бүген мәйданда Алексеевск командасы белән көрәш барды.

Семен Яругин тәрбияләгән спортчылар яхшы физик әзерлек күрсәттеләр. Әмма узган ике уенда җиңү өчен аларга бу җитмәде.

Безнең команданың өченче уены иртәгә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев