Аксубайның 40тан артык егете хәрби кием киячәк
2020 елның апреленнән хәрби хезмәткә чираттагы чакырылыш башланды.
Язгы чакырылышта Россия Федерациясенең хәрби частьләрен 135 000 яшь кеше тулыландырачак. Татарстаннан хәрби хезмәткә 3 100 дән күбрәк кеше озатылырга тиеш. Шул исәптән 40 тан артык егет Аксубай районыннан.
2020 елның аперель-июль айларында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенә 300 дән артык кеше чакырылырга тиеш. Хәбәр иткәнебезчә, Аксубай район үзәк хастаханәсендә медицина һәм чакыру комиссияләре 13 апрельдән 20 апрельгә кадәр эшләячәк.
– Комиссия карарлар кабул иткәндә, төп басым, узган чакырулардагы кебек, югары яки урта һөнәри белеме булган гражданнарга ясалачак, – дип билгеләп үтте Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин. – Россия армиясенә әзерлекле, ышанычлы егетләр кирәк.
Рәсми мәгълүматлар буенча, гаскәрләргә озатылачак егетләр арасында 600 дән күбрәге хәрби-исәп белгечлегенә ия. Алар арасында Аксубай ДОСААФ оешмасында белем алучылар да бар.
– 2020 елның язында Россия Кораллы Көчләре сафына, ДОСААФ оешмаларында хәрби әзерлекле һәм хәрби-исәп белгечлеге буенча укулар узган 21 кеше басачак, – дип сөйли ДОСААФ район оешмасы идарәсе рәисе Петр Волков. – Болар, хәрби фән нигезләрен уңышлы узган район яшьләренең иң яхшы вәкилләре.
РТ хәрби комиссариатында хәбәр итүләренчә, республика җыелма пунктыннан гаскәрләргә беренче озатулар 2020 елның 20 маеннан планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев