Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның 38 чыгарылыш укучысы физика һәм тарихтан сынау тапшыра

Бүген мәктәпне тәмамлаучылар тарих һәм физикадан бердәм дәүләт имтиханнары яза.

Аксубай районында имтихан тапшыру базасы булып 3 нче мәктәп тора. Сынауны 38 укучының тапшыруы планлаштырыла, шул исәптән берсе узган еллар чыгарылыш укучысы. Мәгариф бүлегенең уку дисциплинасы буенча методисты Татьяна Борисова хәбәр иткәнчә, БДИ тапшыру вакытында Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләре һәм кагыйдәләре үтәләчәк.

Бердәм дәүләт имтиханнары сәгать 10:00 да башланды. Сынау язуга 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә. Тарих буенча минималь бусаганы үтү өчен чыгарылыш укучысына – 32 балл, физика буенча 36 балл җыярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев