Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлының халыкара аграр күргәзмәдә тәҗрибә уртаклашыр сүзе бар иде

Аксубай районы вәкилләре «АГРОВОЛГА 2022» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе эшендә катнаштылар.

Составында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, КФХ башлыклары булган делегация Халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә булып, агросәнәгать комплексының соңгы казанышлары белән таныштылар. Алар шулай ук авыл хуҗалыгы тармагын үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуда да катнаштылар.

Эшлекле чаралар кысаларында «Авыл эшкуарлыгын үстерү – авылны саклап калу нигезе (Россиянең иң яхшы практикалары)» темасына “түгәрәк өстәл” узды. КФХ башлыгы Ильяс Сөләйманов коллегалары белән 150 сыерга исәпләнгән роботлаштырылган сөт фермасы проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Презентация күргәзмәгә килүчеләрдә зур кызыксыну уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев