Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларны Ватан сакчысы көне белән котладылар

Район Мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм Ватан сакчысы көненә багышланган “Барыбыз өчен дә бер Бөек Җиңү” проекты кысаларында зур бәйрәм кичәсе булып узды.

Кичә тулы аншлаг белән үтте: Аксубай үзешчән артистлары чыгышын тамаша кылырга яше-карты җыйналды.

Тантана гаеплеләрен Ватан сакчысы көне белән район башлыгы Камил Гилманов ихластан тәбрикләде:

– Ватаныбызның барлык сакчыларына – Бөек Ватан сугышы елларында тыныч күк йөзе өчен дошманга каршы батырларча көрәшкән, фронтка ярдәм итеп, иртәдән-кичкә кадәр басу-кырларда хезмәт итүчеләргә, тыныч елларда Ватанга хезмәт итүчеләргә рәхмәт әйтәсе килә, – диде ул. – Соңгы вакытта дәүләт тарафыннан өлкән буын кешеләренә ярдәм итү өчен күп эшләнә. Без дә, үз чиратыбызда, гомерләрен аямыйча илебезне фашизмнан азат иткәннәре, тылда күрсәткән фидакарь хезмәтләре өчен аларга ихтирам һәм кайгыртучанлык белән җавап бирергә тиеш. Чын күңелдән Ватанны саклаучыларга, аларның гаиләләренә сәламәтлек һәм бәхет телим.

Тамашачыларның көчле алкышлаулары астында район җитәкчесе Бөек Ватан сугышында катнашкан Елисей Мурзич Тимирясовка һәм Нина Александровна Телешевага Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре һәм «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгеләре тапшырды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре һәм «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгеләре белән Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары Николай Иванович Панюков, Валентина Александровна Безрукова, Лилия Николаевна Белова, Фатыйма Мөхетдин кызы Галиева, Ибраһим Әхмәтвәли улы Галиев, Петр Васильевич Евграфов, Александра Петровна Зюзина, Арсентий Никитович Кондратьев, Иван Васильевич Еграшкин бүләкләнде.

Район үзешчәннәре тамашачыларга күңелле матур номерлар, якты иҗади композицияләр бүләк иттеләр. Һәр чыгыш патриотизм рухы, үз Ватаның өчен горурлык хисләре белән сугарылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев