Аксубайлыларны урманда еланнар белән очрашмаска чакыралар
Роспотребнадзорның территориаль бүлегендә Аксубай районы кешесен елан чагу очрагы теркәлгән.
Гражданин урманда була, көтмәгәндә зәһәр еланга тап була һәм ул аның кулына чага. Зыян күрүче, вакытны югалтмыйча, медикларга мөрәҗәгать итә. Бәхеткә, сәламәтлегенә җитди зыян килмәгән. Ел саен медицина мәгълүматлары кешене елан чагу очракларын терки.
«Хәтта минималь дәрәҗәдәге елан агуы организмда интоксикация процессы китереп чыгара, – ди Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге белгеч-эксперты Андрей Тимирясов. – Шуңа урманда булганда бик тә сак булырга кирәк. Беренче чиратта аякларны куркынычсызландырырга, итек кияргә, чөнки урманда йөргәндә кая басканыңны күрмисең. Елан күрдегез икән, аның шуышып китүен көтегез, һич кенә дә аны тотарга маташмагыз. Әгәр дә инде, елан чага икән, ашыгыч рәвештә медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итегез».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев