Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайлыларны депутат кабул итте

    Аксубай муниципаль районы Советының «Бердәм Россия» партиясе бүлегендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов гражданнарны кабул итте.

     Кабул итүне депутат ярдәмчесе Диләрә Фәрахиева үткәрде. Район халкы депутатка төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Балигъ булмаган оныгы булган  әби кеше  үзенең статусын билгеләү буенча гозерен җиткерде.

    Бу хәлгә опека вәкиле аңлатма бирде, шуннан соң очрашуда катнашучылар уртак фикергә килделәр. Авыл җирлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан  берничә граждан пенсияләренә өстәмә түләү буенча сорау бирде. Алар арасында терлекчелектә күп эшләгән Аксубайда яшәүче кеше, элеккеге колхоз хисапчысы, төзүче бар иде. 

    - Мондый сораулар күрше районнардан да күп булды, – дип белдерде Диләрә Фәрахиева. - Бүген генә Чистайда мондый проблемаларны хәл иттеләр. Кешеләргә ярдәм итәсе килә, әмма законда һөнәри эшчәнлек буенча катгый критерийлар күрсәтелгән.

    Ул һәр кеше буенча Пенсия фондының республика бүлегенә рәсми запрос эшләячәгенә ышандырды. Депутатка авыл мәдәният йортында зур күләмле чара үткәрү, ятим балаларга һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга һөнәри юнәлеш бирүдә ярдәм итү, мәдәният учагын төзү, Дан аллеясы булдыру, Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм тыл хезмәтчәннәренә стелалар булдыру, авыл музеенда җиһазларны яңарту, экологик фестиваль үткәрүдә ярдәм итү, юлларны ремонтлау, төзекләндерү буенча да мөрәҗәгать иттеләр.

    Сораулар район үзәге һәм авылларына да кагылды. Бу көнне Диләрә Фәрахиева унбиш кешене кабул итте. Һәр мөрәҗәгать буенча тиешле карар кабул ителде, кайбер мәсьәләләрне ул эшләп бетерергә вәгъдә бирде. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: