Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларга «Янәшәдә ярдәм!» акциясе кысаларында 550 азык-төлек җыелмасы тапшырачаклар 

Мохтаҗларга беренче чиратта кирәкле продуктларны тарату Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча гамәлгә ашырыла.

Бүген «Янәшәдә ярдәм!» логотибы төшерелгән йөк машинасы Аксубай районына азык-төлек җыелмалары алып килде. 

Алучылар категориясенә кереме яшәү минимумыннан түбән булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнар, 8 яшьтән өлкәнрәк балалары булган аз керемле гаиләләр, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм опека һәм попечительлек буенча вазыйфалары түләүсез нигездә башкарыла торган гаиләләр кертелгән.

Шулай ук ата-аналарының берсе алимент түләүдән качып йөрүче аз керемле гаилә балалары һәм ата-аналары «үзмәшгуль» яки кризистан аеруча зыян күргән тармакларда шәхси эшмәкәр булганнарның балалары да бар. 

Азык-төлек җыелмаларының беренче партиясен район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда, мохтаҗларга тапшыру өчен, волонтерлар алды. 

– Коронавирус инфекциясе пандемиясенә каршы көрәш чорында безнең районнан йөзләгән кеше катлаулы тормыш хәлендә калды. Бүгенге көндә мохтаҗлык кичергән алты категория гражданнарга азык -төлек җыелмалары тапшырган өчен Татарстан Президентына рәхмәтебез чиксез, – дип сөйли район башлыгы Камил Гилманов. – Моның белән генә чикләнмәбез дип уйлыйм, безнең башка ярдәм каналларыбыз да бар – иганәчеләребез дә читтә калмаслар, иншалла. 

«Янәшәдә ярдәм!» акциясе кысаларында, авыр тормыш хәлендә калган Аксубай районы кешеләренә 550 азык-төлек җыелмасы тапшырылган. 

Азык-төлек җыелмалары таратучы волонтерлар арасында район башлыгы Камил Гилманов та бар. Ул дүрт бала тәрбияләүче Энҗе һәм Сәгыйть Гайсиннарның күп балалы гаиләсендә булды һәм аларга ике азык-төлек җыелмасы тапшырды. 

Опека һәм попечительлек органнары хезмәткәрләре арасыннан волонтерлар тәрбиягә бала алган гаиләләргә азык-төлек җыелмалары өләштеләр. 

– Өч оныгым минем тәрбиядә, Татарстан Президентына ярдәм өчен зур рәхмәт, безгә ул бик кирәк, – дип билгеләп үтте Аксубайда яшәүче, өч онык әбисе Роза Рамазанова. 

Бүген Аксубай районы буенча «Янәшәдә ярдәм!» логотибы белән дистәләгән машина хәрәкәт итте. Ярдәм янәшәдә – азык-төлек җыелмалары салынган тартмаларны адресатларга волонтерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары китерәчәк. 

Бу акция бер тапкыр гына башкарылмаячак, һәр алучыга азык-төлек җыелмасын дүрт тапкыр китерәчәкләр. Азык-төлек алучыларның исемлеге Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев