Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларга орлыкны ничек сайларга? 

Бакчачылар уңышның турыдан-туры чәчү материлы сыйфатына бәйле икәнен яхшы белә.

Чәчү материалын ничек сайларга кирәклеге турында ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе дәүләт инспекторы Салават Фәтхетдинов киңәшләр бирә. 

–Контрафакт яисә сыйфатсыз продукциягә юлыкмас өчен, орлык салынган пакетның маркировка язуларын җентекләп өйрәнергә. Аларда җитештерүче фирманың исеме, кампания логотибы һәм аның конкрет мәгълүматлары булырга тиеш. Шулай ук үсемлекнең фоторәсеме, культура турында кыскача тасвирлама, утырту һәм тәрбияләү технологияләре.

Сатуда арзан бәяле “ак” кәгазь пакетларны очратырга була. Аларда орлык начаррактыр дип уйларга кирәкми. Аның бәясе бизәлеше булмау хисабына гына түбән. Тик мондый пакетларда да үсемлек турында мәгълүмат булу мәҗбүри. 

ТУ, ГОСТ, ОСТ тамгалары – орлыкларның тишелешенә техник шартларны һәм стандартларны билгели. Әгәр пакетта ТУ, ГОСТ яисә ОСТ тамгалары булса, димәк, әлеге орлыклар лаборатория тикшерүе узган һәм стандарт таләпләренә җавап бирә. 

Үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләргә шуны белү мөһим: авыл хуҗалыгы культуралары орлыгын башка хуҗалыклардан һәм төбәкләрдән кайтарганда, товар сортын һәм сыйфатын раслаган тиешле документлар белән озатылырга тиеш. Сорты һәм сыйфаты ягыннан Россия Федерациясенең ГОСТ таләпләренә туры килмәгән орлыкларны куллану тыела. 

– Орлыкларның яраклылык срогы турында нәрсә әйтә аласыз? 

– Яраклылык срогы берничә факторга бәйле: төрү материалына, саклау шартларына һәм культураның үзенә. Мисалга, сельдерей семьялыгыннан булган орлыкларның шытымлыгы 2 елдан алып 12 елга кадәр саклана, кабаклар семьялыгыннан булган орлыкларның – 10 елга кадәр, кәбестә – 5 елга кадәр. 

Бер катлы гади төргәкләрдә орлыклык материал – бер ел тирәсе, капсулада һәм ике катлы (фольгаланган) төргәктә шактый озаграк саклана. 
 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев