Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларга мәшгульлек үзәге эш табарга ярдәм итте

Мәшгульлек үзәгендә узган вакансияләр ярминкәсеннән соң 13 кеше эшкә рәсмиләштерелде.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Ул бер мәйданчыкта эш эзләүчеләрне дә, аны тәкъдим итүчеләрне дә җыйды. Җиде эш бирүче 17 эш урыны тәкъдим иткән. Шул исәптән Аксубай сөт заводы, Аксубайның 1нче мәктәбе, район башкарма комитеты, Нурлат җылылык челтәрләре, район Мәдәният йорты, Таттелеком һәм Аксубай урман хуҗалыгы.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 38 эшсез граждан катнашты. Ярминкә нәтиҗәләре буенча 13 кеше эшкә урнаштырылган – гражданнар район мәдәният йортында һәм Аксубай урман хуҗалыгында эш тапкан.

– Моннан тыш, барлык катнашучылар да «Халыкны эш белән тәэмин итү турында закон», эшкә урнашу һәм хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультация алды, – дип билгеләп үтте әйдәп баручы инспектор Наталья Никонова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев