Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларга «Могҗизалар кыры»ннан сәлам

Татарстан делегациясе “Могҗизалар кыры” телевизион капитал-шоу тапшыруында катнашты.

Бу тапшыруның чыгарылышы ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде. Телевизион тапшыруда Сөнчәле урта мәктәбе укытучысы Алексей Калуков та катнашты. Тапшырудан ул аксубайлыларга сәлам юллады.

– “Могҗизалар кыры”нда катнашудан без зур ләззәт алдык, – дип сөйли Алексей Владимирович. – Татарстан катнашучыларының барысы да һөнәрләрендә, җәмәгать эшләрендә аерым нәтиҗәләргә ирешкән кешеләр. Тапшыру кызыклы, мавыктыргыч шартларда узды, шатлыклы, позитив мохит хөкем сөрде. Тапшыруны алып баручы Леонид Якубович – гаҗәеп кеше, энергиясе ташып тора, дустанә, аның белән, төшерү төркеме белән аралашу онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Алексей Калуков беренче өчлек уенында катнашты. Барабан аның җиңел кулыннан әйләнә башлады. Интригага урын калдырып, без уен нечкәлекләре турында тәфсилләп сөйләп тормыйбыз. Район халкы тапшыруны бүген – 16 октябрь кичендә карый алачак.

Тапшыру Казанның төп истәлекле урыннары сурәтләнгән Татарстан милли символикасы белән бизәлгән студиядә узды, анда күпмилләтле төбәкнең мәдәнияте белән таныштырдылар, традиция буенча республикада яшәүче халыкларның милли ашларын тәкъдим иттеләр.

 

Фото: Калуковлар гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев