Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайлыларга электрон хезмәтләрне үзләштерергә ярдәм итәчәкләр

    9 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр республикада «Электрон хезмәтләрне БЕРГӘЛӘП» акциясе уза, аны ТР Пенсия фонды волонтерлары үткәрәчәк.

    Әлеге акция кысаларында дәүләт хезмәтләре Бердәм порталының электрон сервисларын үзләштерүдә ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта Аксубай районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) хәбәр итте.

    Республика ПФ волонтерлары пенсионерларны өйдән чыкмыйча, билгеләнгән социаль түләүләрне ничек карарга, пенсияне бер төреннән икенчесенә күчерү турындагы гаризаларны ничек рәсмиләштерергә һәм билгеләнгән пенсия турында белешмәне ничек яздырып алырга өйрәтәчәкләр.

    Болардан тыш, алар булачак пенсионерларга шәхси счетның торышы турындагы язмалар белән танышу һәм пенсия алды яшендәге категориягә керү турында белешмә алу мәсьәләләрен аңлатачаклар.

    Волонтерлар шулай ук яшь ата-аналарга ана капиталы белән эш итү өчен ничек гариза бирү турында да сөйләячәкләр.

    Пенсия фонды волонтерлары өйрәтү процессын клиентлар хезмәтенең кабул итү залларында урнаштырылган компьютерларда оештырачаклар. Бу акция ТР ПФның барлык идарәләрендә дә узачак. Ярдәм итүчеләргә, эш графигыннан чыгып, үзегезгә уңайлы булган теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә аласыз.

    Вакытны килештереп, нинди максат белән килү турында әйтергә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: