Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларга – электрон хезмәт кенәгәсе турында

ПФРның Аксубай районындагы клиентлар хезмәте 2020 елда эшләүче гражданнар гадәти кәгазь хезмәт кенәгәләреннән электрон төрдәгесе файдасына баш тарта ала дип искәртә.

–Эшләүче гражданнар өчен электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле булачак һәм гражданнарның үз рөхсәте белән генә башкарылачак, – дип аңлата клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев. – Эшкә беренче тапкыр 2021 елда урнашучылар гына искәрмә булып тора. Аларның хезмәт чорлары турындагы барлык мәгълүмат электрон хезмәт кенәгәсенә генә тупланып барачак.

– Әгәр гражданин гадәти хезмәт кенәгәсен сакларга теләсә?

– Хезмәткәр кәгазь варианттагы хезмәт кенәгәсен сакларга тели икән, аңа 2020 ел азагына кадәр үзенең карары турында язма гариза бирергә кирәк булачак. Бу очракта 2021 елдан башлап кәгазь хезмәт кенәгәсе электрон вариант белән параллель алып барылачак.

Электрон хезмәт кенәгәсендә хезмәт чоры һәм эш урыны, квалификация, эшкә алу һәм эштән азат ителү көннәре, хезмәт килешүен өзүнең сәбәбе кебек кәгазь варианттагы кенәгәдә исәпкә алына торган барлык мәгълүматлар да саклана.

– Әлеге мөһим документны электрон формада алып бару безгә нәрсә бирә?

– Электрон хезмәт кенәгәсенең берничә өстенлеге бар. Шул исәптән: хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны уңайлы формада һәм тиз табу, Пенсия фонды - pfrf.ru сайтына һәм дәүләт хезмәтләре порталы сайтына - gosuslugi.ru кереп мәгълүматлар алу мөмкинлеге бирә. Шулай ук хаталы, төгәл һәм дөрес булмаган мәгълүматларны киметә, дистанцион эшкә урнашуда өстәмә мөмкинчелекләр бирә һәм кайбер башка өстенлекләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев