Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларга быел яз су басу куркынычы янаган урыннарда хәтта резин итек кияргә дә туры килмәде

Редакциягә су басу куркынычы янаган җирлектә яшәүчеләр язгы ташуга каршы оператив чаралар күргән өчен район Советы, башкарма комитеты һәм шәһәр тибындагы бистә башкарма комитеты адресына рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

Язгы ташу янаган очракта Сөлчә, Демьян Бедный, Яр буе урамнарында  яшәүчеләргә шактый проблемалар китергән булыр иде. Без бу хакта күп тапкыр яздык һәм язгы ташуга каршы чаралар күрелгән урынга да берничә тапкыр бардык. Шөкер, язгы ташу безне урап узды.

 

– Безнең мөрәҗәгатьне ишетүегез,  аңлавыгыз өчен зур рәхмәт. Чөнки су февраль аенда ук күтәрелә башлады, әгәр чаралар күрелмәсә, безне, һичшиксез, су баскан булыр иде, – дип сөйләделәр редакциягә шалтыраткан җирле халык. – Район хакимиятендә безнең проблемага җитди караулары бик тә куанычлы, район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев су басу куркынычы булган урынга  берничә тапкыр килделәр. Эшләр белән  шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Коннов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов җитәкчелек итте.

 

Авыр техника да эшләде. Нәтиҗәдә, җирлекнең хәтта сазлыклы булуына да карамастан, чөнки монда язгы ташу котылгысыз, су күпләрнең  идән астына да кермәде.

 

Яшьрәкләр, су баса калса, берничә көн өйдә утырырга исәп тоткан идек, дип шаярткан булсалар да, нәтиҗәдә, резин итекләрдән дә файдаланмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев