Аксубайлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелде
«Бердәм Россия» партиясенең Аксубай җирле бүлегендә Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында гражданнарга телефон аша түләүсез консультация бирү үткәрелде.
Гражданнар кабул итүне гамәлгә ашыручы юристларга төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Шул исәптән – пенсия белән тәэмин итү, милекне мирас итү, күченү мәсьәләләрендә балаларның яшәү урынын билгеләү. Мөрәҗәгать итүчеләр барлык сораулар буенча да җентекле аңлатмалар алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев