Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылардан «Тормыш тамчысы»

Аксубай укучылары терроризм корбаннарын искә алу көненә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Әлеге акция террорчылыкка каршы көрәштә Бердәмлек көне кысаларында үткәрелә һәм, җәмгыятьне террорчылыкка каршы көрәшкә берләштерү, Россиядә һәм бөтен илдә террор корбаннары турындагы хәтерне саклауны төп максат итеп куеп, Беслан мәктәбендә булган фаҗиганең чираттагы еллыгына багышлана.

Бистәнең төп мәйданында мәктәп укучылары район башлыгының коррупциягә каршы ярдәмчесе, террорчылыкка каршы комиссия секретаре Эльмира Крайнова һәм мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнур Идиятова катнашында терактта һәлак булганнарны искә алдылар.

Унбиш ел илебез Беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар буенча кайгы кичерә. Ул чакта тантаналы линейка барган вакытта булган террорчылык актында мәктәп кулга алынды. Өч көн буена өлкәннәр, нигездә, балалар бер тамчы су да эчә алмады – «Тормыш тамчысы» акциясенә кушылып, барлык теләүчеләр дә, чәчәкләргә һәм агачларга су сибеп, безнең арада булмаганнар белән су белән символик рәвештә уртаклаша алалар.

– Бүген без сугышлар һәм терактлар вакытында һәлак булган балаларны искә алабыз. Шуны истә тоту мөһим, террорчылыкка каршы көрәшүдән бигрәк, аны кисәтергә кирәк. Без мәдәни һәм конфессиональ үзенчәлекләрне хөрмәт итү кирәклеге хакында матур сүзләр генә сөйләп калмыйча, Россиядә яшәүче барлык халыклар өчен үз тәңгәллеген саклау хокукы турында сөйләшәбез. Толерантлык һәм бер-береңне хөрмәт итү генә террорчылыкның социаль базасы үсешен кисәтергә мөмкинлек бирәчәк. Теракт корбаннары истәлегенә агачка су сибәргә чакырам, – дип акция идеясен җиткерде Гөлнур Раузетдин кызы.

Эльмира Җәүдәт кызы балаларга мөрәҗәгать итеп, аларны террорчылыкка каршы көрәштә бердәм булырга һәм әлеге акылга сыймаслык җинаятьнең үсеш алуына юл куймаска чакырды. Фонтаннан куш учлап су алып, акциядә катнашучылар террорчылар кулыннан һәлак булганнарны искә алып, янәшәдәге түтәлләрдә үсеп утырган чәчәкләргә сиптеләр.

Чара барышында мәктәп укучыларына хәзерге заманда терроризмның куркынычы турында сөйләделәр, шикле әйбергә тап булганда нәрсә эшләргә кирәклеген искә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев